news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДБ таможня хезмәтләре җитәкчеләре советы утырышында ведомствоара 3 документ имзаланды

Аларның берсе Россия белән Казахстан арасында уртак таможня контроле элементларын эшләү буенча экспериментка кагыла

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре таможня хезмәтләре җитәкчеләре советының Казанда узган 50 нче юбилей утырышы соңында ведомствоара 3 мөһим документ имзаланды. Аларның берсе Россия белән Казахстан арасында уртак таможня контроле элементларын эшләү буенча экспериментка кагыла. Бу хакта бүген утырыш йомгаклары буенча журналистлар өчен уздырылган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Анда БДБ илләренең 10 таможня хезмәте җитәкчесе катнашты.


Казахстан Финанс министрлыгының Таможня контроле комитеты рәисе Козы-Корпеш Карбузов аңлатуынча, ике арада уртак таможня контроле булдыруга кагылышлы эксперимент моннан 2 ел элек үк башланган. Ул Казахстан-Россия чигендә үзара ышанычка нигезләнеп, уртак тикшерү уздыруга юнәлгән. Чик аша автомобильләрне уздыру буенча эксперимент 5 пунктта алып барыла. Чикне узучы автомобильләр бер генә тапкыр тикшерелә. Ягъни Россия ягы тикшергәндә, Казахстан яңадан тикшерми. Казахстан таможнячылары тикшергәндә, Россия ягы ышаныч белдерә. Шул сәбәпле, автомашиналарның ике ил чиге аша узу вакытын 3 тапкырга кыскартуга ирешелгән. Чик узучы физик затларның декларация тутыру вакыты да уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә сизелерлек кыскарган. Эксперимент киләсе елга кадәр дәвам итәчәк. “Бүген имзаланган килешү Белоруссия-Казахстан-Россия таможня берлеге төзүдә тагын бер җитди адым”, -ди Козы-Корпеш Карбузов.

Россия белән Молдованың таможня хезмәтләре арасында төзелгән килешү исә ике илнең таможня чиге аша узучы товарлар һәм транспорт чаралары турында башлангыч мәгълүмат алмашуны оештыруга кагыла. Молдова Таможня хезмәтенең генераль директоры Виорел Мельник белдерүенчә, моннан бер ел элек Совет утырышында имзаланган шундый документка нигезләнеп эшләнгән яңа килешү таможня контроле узуны мәгълүмат технологияләре ярдәмендә тизләтүне күздә тота. Аның фикеренчә, бу икътисади хокук бозуларны чикләү ягыннан әһәмиятле. Молдованың Украина белән шундый килешүе гамәлдә. Аның нәтиҗәсе буларак, контрабанда омтылышларын сизелерлек киметүгә ирешелгән.

Россия һәм Украина Таможня хезмәтләре арасында кул куелган документка килгәндә, ул таможняда рәсмиләштерү һәм контроль узучы товарларга экспертиза уздыруда хезмәттәшлеккә кагыла. Украина Дәүләт таможня хезмәте рәисе Анатолий Макаренко бу килешүне ике арада мәгълүмат алмашуда конкрет адымнар ясауга этәргеч бирер дигән ышаныч белдерде.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100