news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән, РФ төбәкләреннән килеп Казанда укучылар өчен слет була

Студентлар слетына 2004-2009 елларда Татарстан югары уку йортларына кергәннәр чакырыла

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 22 октябрь көнне сәгать кичке 6да «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән, РФ төбәкләреннән килеп Татарстан югары уку йортларына 2004-2009 елларда кергәннәр өчен студентлар слеты уздыра.

Ел саен үткәрелә торган әлеге чара татар студентларының Казан шәһәре мохитына ияләшә алуы мәсьәләләре буенча фикер алышуны, татар халкының милли-мәдәни кыйммәтләренә, үзләре укыган югары мәктәп һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җәмәгать эшләренә җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Шул хакта хәбәр иткән Башкарма комитетның чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов сүзләренчә, рәсми затлардан тыш, студентлар алдында республиканың сәхнә осталары да чыгыш ясар дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100