news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДБ илләреннән күзәтүчеләр Татарстанда сайлауларда тавыш бирүне күзәтәчәк

Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү барышын күзәтәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республика Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Тавыш бирү алдыннан БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе килүен көтәбез. Шулай ук Екатеринбургта узучы Халыкара яшьләр фестивале безгә үзенең халыкара экспертларын җибәрә. Без аларга сайлау процессында катнашуны тәэмин итәчәкбез. Бу сайлау процессының ачык булуы өчен бик мөһим», – диде ул.

Татарстанга Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Мөхтәр Әсман җитәкчелегендә БДБ илләренең биш вәкиле киләчәге төгәл билгеле, дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кондратьев сүзләренчә, Татарстанда сайлау участокларында шулай ук 14 мең җәмәгать күзәтүчесе эшләячәк.

Ул билгеләп үткәнчә, мең сайлау участогында 2 мең видеокамера урнаштырылган, алар видеокүзәтү режимында эшләячәк. Калган участокларда видеофиксация оештыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot