Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БДБ илләреннән күзәтүчеләр Россия сайлау системасы тәҗрибәсен үзләштерә
Татарстанда сайлауда халыкара күзәтүчеләр эшли, шул исәптән Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре ассамблеясеннән күзәтүчеләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев хәбәр итте.
«Традиция буенча БДБ илләре ассамблеясе линиясе буенча күзәтүчеләр килә. Аерым алганда, бүген Вазгыять үзәгендә Казахстан делегациясе булачак», - дип сөйләде Терентьев.
Терентьев ассызыклаганча, Россиянең сайлау системасын төзү буенча тәҗрибәсе чит ил коллегаларында зур кызыксыну уята.
«Сайлау суверенитеты мәсьәләләре, процессның электрон тавыш бирүне исәпкә алып ничек төзелүе күп илләрдә зур кызыксыну уята. Сайлау системасының чит йогынтылардан саклануы – алар өчен шулай ук кызыклы тәҗрибә. Без моны бер генә тапкыр узмадык», - дип белдерде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз