news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДБ илләреннән күзәтүчеләр Арча районы сайлау участокларында булган

БДБ илләреннән күзәтүчеләр Арча районы сайлау участокларында булган
Фото: https://arskmedia.ru

Кичә Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүчеләр Арча районы сайлау участокларында Россия Президентын сайлау барышын күзәткән. Бу хакта «Арча-информ» яза.

Халыкара күзәтүчеләр санына Союз дәүләте Даими комитетының оештыру-аналитик департаменты башлыгы урынбасары Дмитрий Санько, Социаль сәясәт һәм мәгълүмати тәэминат департаменты башлыгы урынбасары Олег Токун һәм Казахстаннан AMANAT партиясенең иҗтимагый сәясәт институты директоры урынбасары Даурен Базаров кергән.

Фото: © Арча-информ

Башта кунаклар Арча педагогик көллиятендә 937 нче участокта булган, анда 1495 сайлаучы теркәлгән. «Районда иң зур сайлау участокларының берсе безнеке. Халык актив, бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә күп. Аларга бүләккә брелок бирәбез. Волонтерлар чыгу юлында һәркемгә беләзекләр өләшә», – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Мусина.

Даурен Базаров Татарстанда беренче тапкыр булганын сөйләде. «Татарстан – изге урын, без мәчетләрдә булдык. Тарихи, мәдәни урыннар, табигать – барысы да матур. Татар кунакчыллыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Кичә, бүген берничә участокта булдык. Безнең максат – сайлау үтә күренмәле, гадел, закон нигезендә узганын күзәтү. Барысы да Россия Федерациясе законнары буенча узганын күзәтәбез. Казахстанда һәм россиядә сайлау процессы әллә ни аерылмый», – дип уртаклашкан күзәтүче.

Арча педагогик көллиятендә кунаклар дөньяда бердәнбер «Әлифба» музеенда да булган. Музей мөдире Дамир Таҗиев махсус экскурсия үткәргән. 939 нчы участокта күзәтүчеләр Май чабу бәйрәмендә булган. 941 нче участокта кунакларны гармун көйләре белән каршы алганнар.

Фото: © Арча-информ

«Сайлау участокларына барып, без фикерләребезне махсус бер биткә төшерәбез һәм сайлауларның законлылыгын раслап, Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрәбез», – диде Олег Токун.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100