news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДБ илләренең мәдәният министрлыклары Илһам Шакиров вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Казахстан мәдәният һәм спорт министры мәшһүр җырчының вокал мәктәбен үстерүдәге хезмәтен искәрткән.

БДБ илләренең мәдәният министрлыклары Илһам Шакиров вафатына бәйле кайгы уртаклашты
Рамиль Гали

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров вафатына бәйле Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан кайгы уртаклашу телеграммалары килде. Алар мәшһүр җырчыны яратуларын әйтә.

  • Россиянең  һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров 16 гыйнварда 84 нче яшендә озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Татар эстрадасы легендасы белән хушлашу чарасы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.

“Ул таланты белән Үзбәкстан халкы арасында да мәхәббәт һәм хөрмәт казанды. Аның исеме гасырлар дәвамында үлмәс”, – диелгән Үзбәкстан Республикасы мәдәният министры Бәхтияр Сәйфулаев телеграммасында.

Казахстан мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мухамедиулы Илһам Шакировның вокал мәктәбен үстерүдәге хезмәтен, искәрткән. "Аның исеме белән вокал сәнгатенә нигез салу һәм үстерү дәвере бәйле. Казахстан халкы аның исемен, Илһам Шакировның хезмәтләрен һәм якты образын онытмаячак”, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot