news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДБ илләренә товар чыгару үзенчәлекләре турында семинар була

Ул Казан эшмәкәрләре өчен оештырыла

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Беларусь, Армения, Казакъстан һәм Үзбәкстанга экспортлау үзенчәлекләре” семинары уздырыла. Семинарда катнашу бушлай. Ул 10.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы, 18 адресы буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Экспортка булышлык күрсәтү үзәгенең матбугат хезмәте. Барлык өстәмә сораулар белән Казандагы 223-06-74 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Аерым алганда, БДБ илләре белән сәүдә эшләре алып бару үзенчәлекләрен эчтәлек иткән программада эшлекле климат характеристикасы, тышкы сәүдә буенча норматик-хокукый базага күзәтү үткәрү, Россия ширкәтләренең чит ил базарына чыгу мөмкинлекләре, Россия экспортерлары өчен перспективалы базарлар буенча кыскача күзәтү оештыру һәм Россия экспортерлары өчен Беларусь, Армения, Казакъстан һәм Үзбәкстанда хокукларны саклау мәсьәләләре күтәреләчәк.

Лекторлар сыйфатында Беларусь Республикасының Казандагы илчелек бүлеге җитәкчесе Александр Кулинкович һәм 30 еллык тәҗрибәсе булган, тышкы икътисад һәм логистика өлкәсендә экспорт-белгеч Петр Травинский катнаша, дип хәбәр итә Казан шәһәре Совет районының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100