news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДБ илләре һәм Ауразия онколог һәм радиологларының VIII корылтае кысаларында яшь галимнәр конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 16-18 сентябрь көннәрендә Казанда БДБ илләре һәм Ауразия онколог һәм радиологларының VIII корылтае узачак. Аның кысаларында ике бәйге игълан ителгән булган. Аларның берсе – яшь галимнәр конкурсы. Корылтай дәвамында бәйгегә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр билгеле булачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

Икенче конкурска килгәндә, онкология темасына багышланган журналист эшләренә “Здравописание” конкурсына йомгак инде ясалган. Иң яхшы дип табылган эшләр корылтайның рәсми сайтында урын алган.

Яшь галимнәр конкурсына 35 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар, ординаторлар, онколог-табиблар, тикшеренүчеләр, фәнни хезмәткәрләр тарафыннан башкарылган онкология үсешенә өлеш кертүче хезмәтләр тәкъдим ителгән.

Беренче урынга лаек булган яшь галим Көнбатыш Ауропаның әйдәп баручы онкологик клиникаларының берсендә үзен кызыксындырган тематика буенча ике атна бушлай стажировка уза алачак. Икенче урынны яулаган белгеч 2015 нче елда узачак эре чит ил онкологик конгрессларының берсенә юл, яшәү һәм теркәү кертемнәренә сарыф ителә торган чыгымнарны каплаячак грантка ия була. Өченче урынга чыккан галим Россия онкологик клиникаларының берсендә ике атна дәвамында үзен кызыксындырган тематика буенча бушлай стажировка белән бүләкләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100