news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Рузилә Байкова: Интернетта аудитория татар теленә сусаган

Блогер Рузилә Байкова: Интернетта аудитория татар теленә сусаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Танылган блогер, «Роксана» радиосы алып баручысы Рузилә Байкова бүгенге көндә интернет аудитория татар телле контентны уңай кабул итә, көтеп ала дип белдерде. Бу хакта ул IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында узган лекторийда сөйләде.

«Беренче видеомны интернет киңлекләренә бер ел элек керттем, ул татарча иде. Әни белән чәй эчеп, сөйләшеп утырган өзекне керттем. Әлеге видеоны 3 миллион кеше карады. Шуннан соң күпләп языла башладылар. Шуннан үсеп киттем, 35 мең язылучым булды. Аудитория татар теленә сусаган. Аларга күбрәк татар теле кирәк. Татарча видеолар төшерегез дип, миңа күпләр яза. Авылда төшерелгән видеоларны аеруча яратып карыйлар. Үзем блогер буларак та әйтә алам, татар телендә видеоларны бик яратып карыйм», – дип билгеләп узды ул.

Блогер шулай ук интернет киңлекләрендә тәнкыйтьчеләргә – хейтерларга нинди мөнәсәбәттә булуын да аңлатып үтте.

«Кемдер тәнкыйть сүзләрен укымый, начар сүзләр әйтүчеләр булса, кара исемлеккә кертә, ә мин хейтерларны яратам. Мин видеолар аша да моны әйтәм. Язсыннар, күбрәк языгыз дип тә әйткәнем бар. Чөнки алар язган саен миңа яңа кешеләр килә. Кайвакыт әни кайгырып шалтырата, мин: әни, сине берничә миллион кеше карый, бер кеше шулай язып, берни үзгәрми. Меңләгән кеше сине мактап яза, дим. Мин язган әйберләрнең берсен дә бетермим. Дин, тел мәсьәләсенә кагылганнарын гына бетерәм. Хәтта үзләренә җавап итеп тә язганым бар, нишләп сез шулай уйлыйсыз дип. Ә болай хейтерларымны яратам», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Бүген Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 400 якын делегат Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына җыелды. Форум 26-28 август көннәрендә узган «Милләт җыены» кысаларында уза. Бүген, форумның икенче көнендә катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча лекторийлар оештырылды. Делегатлар төрле өлкәләрдә – медиа, цифрлаштыру, заманча мәдәният, укыту һәм тәрбия, тарих юнәлешләре буенча лекцияләр тыңлады.
news_right_1
news_right_2
news_bot