news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров ярминкәләр үткәрү буенча үтенечләр җыю өчен әрҗәләр турында искәртте

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры үз товарлары белән сәүдә итүче аграрийлар белән аралашты.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казанның Вахитов районында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды һәм шундый чараларда тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментына йогынты ясау мөмкинлеге турында искәртте. Бу хакта ул җитәкли торган ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тинчурин урамында урнашкан мәйданчыкка республиканың Әтнә районы фермерлары үз продукциясен (ит, балык, сөт, май, бал, колбаса, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он) алып килгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры барлык сәүдә нокталарында булып, үз товарлары белән сәүдә итүче аграрийлар белән аралашты. Әңгәмәдә сатып алучылар да катнашты.

Марат Җәббаров ярминкәнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. «Шәһәр халкының ихтыяҗларын өйрәнү өчен һәр мәйданчыкта махсус әрҗәләр бар. Анда теләгән һәркем үз теләкләрен һәм нинди продукция җитмәвен язып сала ала. Без киләсе атнада тиешле бөтен продукцияне алып килергә тырышачакбыз», - дип искәртте ул.

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районының Октябрь һәм Усаклы бистәләрендә оештырылды. Пенсионерларны бушлай кайнар чәй һәм камыр ризыгы белән сыйладылар, Мәскәү районында исә ярминкәгә килүчеләр өчен зур казанда пылау пешерделәр.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан тыш, бу шимбәдә оештырылган ярминкәләр белән ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, агросәнәгать комплексы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре дә танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100