Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәббаров: Татарстанда чәчү мәйданнары 2019 ел күләмендә кала, әмма структура үзгәрә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында сөйләде.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елгы язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек турында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчү мәйданнары узган ел күләмендә, ягъни 2,8 млн га калачак, әмма структура үзгәрәчәк. Мәсәлән, көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары 10 процентка кимеячәк. Моңа чикләнгән импорт аркасында шикәр җитештерү сәбәп булган.
Министр искәрткәнчә, язгы кыр эшләренә генә дә 25 млрд сумнан артык акча кирәк. Шуның 8,2 млрд сумы — минераль ашламаларга (гектарга 70 кг исәбеннән), 3,2 млрд сумы — орлыкка, 4,5 млрд сумы — үсемлекләрне саклау чараларына, 7,8 млрд сумы — ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләргә. Чәчү кампаниясе чорына хезмәт хаклары күләме 1,6 млрд сум тәшкил итәчәк, башка чыгымнар — 3 млрд сумга якын.
Марат Җәббаров ачыклык керткәнчә, беренче акчалар игенчелектән (август уртасы) кергәнче, әйләнеш өчен 30 млрд сумга якын акча кирәк. Шактый өлеше үз акчалары хисабына капланачак.
Бюджет ярдәме кысаларында апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 4 млрд сум акча бирү күздә тотыла.
Кирәкле акчаларның бер өлешен (10 млрд сумнан артык) заем акчалары исәбеннән каплау планлаштырыла. Кредит оешмалары арасында Россельхозбанк, Ак Барс Банк, ВТБ банкы, Саклык банкы бар. Бер заемщикка лимит 600 млн сумга кадәр билгеләнгән (процент ставкасы 5 процентка кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз