news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу ихтималы бар

Министр аграрийларга бик сак булырга һәм дуңгызлар асрауда ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген әйтте.

Җәббаров: Республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу ихтималы бар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы (АЧС) таралу куркынычы бар. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу ихтималы зур» дип белдерде.

Аграр ведомство мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында Саратов һәм Түбән Новгород АЧС буенча имин булмаган өлкәләр булып тора. «23 октябрьдә Чистай районында Калуга өлкәсенең «Итера» компаниясе продукциясендә вирус геномы ачыкланган, ул «Калитва-торг» фирмасы тарафыннан китерелгән», – дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

Шул ук вакытта ул, «Меркурий» системасы һәм ветеринария хезмәтенең оператив эше нәтиҗәсендә, продукция хәрәкәтен вакытында тикшереп, аны юкка чыгара алдык, дип өстәде. Министр муниципаль район башлыкларына, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә, шәхси хуҗалыклар хуҗаларына «дуңгызлар асрауның ветеринария кагыйдәләрен бик сак һәм катгый үтәргә» дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте.

АЧС вирусы таралу ихтималы булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына базарларда һәм кибетләрдә контрольне көчәйтергә, эшмәкәрләр белән тиешле эш алып барырга тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100