news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров хисапларда авыл хуҗалыгы эш күрсәткечләрен төгәл күрсәтергә өндәде

"Минем фикер шул: Кем рәсми дөрес эшли, шул акча ала", - ди министр.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тармакта эш күрсәткечләрен хисапларда төгәл күрсәтергә өндәде. Бу хакта ул бүген Игенчеләр сараенда Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе советы утырышында әйтте.

“Югары уңыш, югары савым да бардыр, шикләнмим, ләкин, ничек бар, шулай эшләргә өйрәник. Без кайвакыт бар кешегә дә бертигез булышырга, кайвакыт ниндидер омтылышы булганнарга, бер урында утырмаганнарга ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин ярдәм итеп тә, саннарны түбәнәйтеп күрсәтү дә күңелле хәл түгел. Теләсә кайсы район башлыгы халык белән эшли белгән, нәтиҗәсе булганнарга ярдәм итә”, - диде Марат Җәббаров.

Министр хисапларны дөрес итеп төзергә өндәде. “Субсидия буенча тәртипне үзгәртү уе да бар. Кукмаралылар сөт буенча субсидияне бик күп ала, 70-80 шәр млн. Сез күрсәтегез, сез дә алырсыз. Минем фикер шул: Кем рәсми дөрес эшли, шул акча ала”, - ди ул.

Җәббаров соңгы ике дистә елда кече хуҗалык формалары статусы шактый үскәнен искәртте. “Ел саен фермер хуҗалыкларының продукты тулай төбәк продукт күләмендә 15-20 процентка арта. 20 ел элек 179 млн сумга продукция җитештереп, тулай төбәк продукт күләмендә өлеше бер проценттан ким булса, 2018 елда 19 млрд сумга җитте. Кече хуҗалык формалары өлеше 47 проценттан 52 процентка кадәр үсте”, - диде.

“Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фермер һөнәре ихтирамга лаек булды. Фермерлар династияләре бар. Соңгы елларда фермер белгечлеге үзгәрде. Ике дистә ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер шөгыльләнсә, хәзер яртысыннан артык”, - диде министр.

Быел 9 айда кече хуҗалык формалары буенча ит җитештерү күләмнәре сакланган, сөт җитештерү арткан. Кече хуҗалык формаларына ел саен 2 млрд сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелә. Сигез елда 126 крестьян-фермер хуҗалыгы ике млрд сумга грант откан. Быел фермерлык эшенә керешүчеләр 600 млн сумга грант откан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100