news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Базарлы Матактан махсус операциягә 100 метр маскировка челтәре һәм 3 тонна йөк җибәрелде

Әлки районының Базарлы Матак авылыннан чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га Әлки районыннан протоиерей Андрей Зиньков сөйләде.

«Махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар йөкнең яңа партиясе бүген Базарлы Матак авылыннан китте. Гуманитар йөк составына медикаментлар, бензинга эшләүче генераторлар, буржуйка мичләре һәм маскировка челтәрләре кергән. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю хәйрия акциясе «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы һәм Изге Троица гыйбадәтханәсе мәхәлләсе вәкилләре белән берлектә үткәрелә», – дип сөйләде протоиерей.

Андрей атакай билгеләп үткәнчә, барлыгы йөз метр маскировка челтәре, ун буржуйка миче, медикаментлар һәм ун тактик даруханә җибәрелгән, аларның гомуми суммасы 100 000 сум тәшкил иткән. Гуманитар йөк «Алга» батальонына җибәреләчәк, дип билгеләп үтте районның рухание.

news_right_1
news_right_2
news_bot