news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матакта су полосы буенча район беренчелегендә әлкилеләр алтын медаль отты

Тренерлар Александр Георгадзе белән Эльвира Шәйхетдинованы шәкертләре киемнәре белән суга төртеп төшерделәр.

(Әлки, 6 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев.).  Әлки районының “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр үсмерләр арасында су полосы буенча ачык район беренчелеге үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бассейнда балалар белән су спорты күнегүләре үткәрелә башлауга бер ел вакыт үтеп киткән. Бүген биредә кызлар һәм малайлар алты төркемдә су полосы түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Тагын шулкадәр төркем суда йөзү осталыгын камилләштерә. Бассейнда барысы 176 бала шөгыльләнә. Аларга тренерлар Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова күнекмәләр бирә.

Безнең ватерполчылар җыелма командасы инде республика данын яклап Россия беренчелеге бәйгеләрендә дә катнашырга өлгерде. Дөрес, су полосы осталыгын әле күптән түгел генә үзләштерә башлаган командабызга еллар буе шөгыльләнүчеләр белән ярышу ансат булмый. Шулай да алар Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләрендә узган әлеге зур ярышларда үзләрен максатчан, булдыклы ватерполчылар итеп күрсәтәләр, тәҗрибә һәм чыныгу алалар.

Инде менә яшь спортчыларыбыз үзебезнең бассейнда беренче мәртәбә читтән килгән командалар белән көч сынаштылар. Ачык район беренчелегенә башта Россиянең өч шәһәреннән алты команда килергә теләк белдергән иде. Көннәр бик суытып җибәргәч, кайберләре балалар белән юлга чыгарга икеләнгән. Безгә бары Түбән Новгородтан гына ике команда килә алды.

Ярышлар 25-26 февральдә дәвам итте. Бәйгеләрне тамаша кылырга, ватерполчылар өчен җан атарга биредә шөгыльнәүче малайлар һәм кызларның әти-әниләре, дуслары, гомумән, су спортын яратучылар шактый җыелган иде.

Әйтергә кирәк, су полосы – безнең өчен яңарак спорт төре. Бу – суда үткәрелә торган бәйге. Анда берьюлы ике команда катнаша. Аларның бурычы – уен вакытында көндәшләре капкасына мөмкин кадәр күбрәк голлар (туп) кертү.

Әлки һәм Түбән Новгород командалары арасындагы һәр очрашу бик җанлы барды, кызыклы, мавыктыргыч булды. Беренче уен кунакларның “Дельфин-2” һәм безнең “Актай” малайлар командасы арасында 10:10 исәбе белән төгәлләнде. Бу инде безнең уенчыларның зур каладан килгән тәҗрибәле командага каршы тора алуына ышаныч уятты.
Безнекеләрнең җиңүгә омтылышлары гаять зур иде. Тренер Александр Георгадзе аларга киңәш-күрсәтмәләрен биреп торды. Йөзләгән чакрым юл үтеп килгән кунакларның да оттырырга исәпләре юк. Кыскасы, ярыш киеренке булды. Әле бер команда, әле икенчесе һөҗүмгә күчеп, көндәшләре капкасына туп кертергә тырышты.

–Мондый бәйгеләрне телевизордан бик кызыксынып карамый идем. Гаҗәп мавыктыргыч уен икән,–ди оныгы өчен җан атучы Салих абый Шәрапов.

Командалар арасында алты очрашу булды. Ярышларны Түбән Новгородтан килгән Ольга Федерова бик гадел хөкем итте.

Ярышларның икенче көнендә узган соңгы уен минем үземә бигрәк тә ошады. Биредә безнең “Татарочка” белән кунакларның “Дельфин-1” командалары көч сынашты. Ярышның беренче өлеше безнең кызлар файдасына 6:3 исәбе белән төгәлләнде. Җанатарларны чиксез сөендереп, икенче өлештә кызларыбыз каршы як капкага тагын дүрт туп керттеләр. Ә көндәшләр бары бер гол белән җавап бирә алды. Шулай итеп, зур өстенлек (10:4) белән “Татарочка” җиңүгә иреште.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тапшырдылар. Иң оста һөҗүмче һәм сакчы дип кунаклар Екатерина Демина һәм Александра Паспехова танылды. Ә менә иң әйбәт капкачы Айгөл Фәсахова (“Татарочка”) булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны “Татарочка” командасы яулады. Икенче – “Дельфин-1”, өченче – “Актай” командалары. Алар кубоклар, медальләр, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Котлаулар, фотога төшүләр белән мәш килгән бер мәлдә тренерлар Александр Георгадзе белән Эльвира Шәйхетдинованы шәкертләре киемнәре белән суга төртеп төшерделәр. Бу – тренерларга җиңүгә китергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, киләсе уеннарда тагын уңышлар юрау белән бәйле традиция икән.

Ике көн дәвамында йөзү бассейнында бәйрәм рухында су полосы ярышлары дәвам итте. Бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур тырышлык куйганы өчен “Ләйсән”нең җитәкчесе Айтуган Вафинга рәхмәтләр яңгырады, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100