news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Базарлы Матакта почта әбунәчеләрдән гафу үтенә

Эшкә аяк чалганы - почта таратучыларга кытлык

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Базарлы Матакта соңгы вакытта почта таратучыларга кытлык зур. Шул сәбәпле, эшләп торган почтальоннарга өстәмә урамнар беркетелгән. Нәтиҗәдә, почта хезмәткәрләре газета-журналларны вакытында таратып өлгерми. Район почта элемтәсе участогы җитәкчелеге әлеге җитешсезлек өчен әбунәчеләр алдында гафу үтенә. Һәм намуслы, җаваплы кешеләрне почта таратучы итеп эшкә чакыралар, дип игълан итте районның “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot