Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Базарлы Матакта «Өмет» мәчете янында гаилә бәйрәме булды
Бүген, 21 апрельдә, Әлки районының Базарлы Матак авылында «Өмет» мәчете янында Ураза бәйрәме уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Ул икенче ел оештырыла. Быел аның программасы тагы да баетылган иде.
Иң элек халыкны район имам хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев сәламләде, Ураза гаете белән котлады, Корьән сүрәсе укыды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмгә мөселманнар да, башка милләт халкы да күп җыелган иде. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кайнар котлады. Аның тәбрикләүләренә Өмет мәчете имамы Рәмис хәзрәт Вафин кушылды.
Аннан бәйрәм чаралары башланды: сәхнәдә балалар арасында Корьән сүрәләре уку, азан әйтү ярышы барды, янәшәдә спорт бәйгеләре, уеннар кызды. Батутларда сабыйлар мәш килде, тәм-томнар белән сыйланды, барлык кунаклар пылаудан авыз итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз