news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә мемориаль такта ачылды

Әлки районы Базарлы Матак бистәсенең Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә мемориаль такта ачылды. Ул махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Илдар Хәйруллин истәлегенә багышланган. Ул биредә укыган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин, батырның әнисе Халидә Гайсә кызы, абыйсы Радик Хәйруллин, хатыны Илзия Илгиз кызы, якын туганы– әнисенең бертуган абыйсы Мансур Гайсә улы Нотфуллин, балалары Радель һәм Самира, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сурия Вәлиева, гимназия коллективы, туганнар, авылдашлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot