Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Базарлы Матакта «Каенкай» бакчасы грант акчасына балаларга солдат киемнәре сатып алды
Базарлы Матакның «Каенкай» балалар бакчасы Бөенроссия күләмендәге «Алдынгылар хәрәкәте»ннән булган грантлар бәйгесендә катнашып, җиңү яулауга ирешә. Нәтиҗәдә, учреждениегә 230 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
«Бу бәйгедә ил күләмендә 5 меңнән артык оешма катнашты. Без дә «Алындынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге ярдәме белән «Парад дошколят» проектын әзерләп җибәрдек. Бу бәйге балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне максат итә. Шуңа без эшебездә, Базарлы Матактагы бар балалар бакчасында тәрбияләнүче малай-кызларны катнаштырып, төрле гаскәрләрдәге солдат киемнәрендә район чараларында чыгыш ясаячагыбызны күрсәттек. Нәтиҗәдә, республикадагы ике балалар бакчасы гына җиңү яулады, шуларның берсе без булдык», – диде әлеге балалар бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова.
Күчерелгән акчага исә балалар бакчасы малай-кызларга илебезнең төрле гаскәрләренең солдат киемнәрен һәм тәрбиячеләргә дә хәрби киемнәр сатып ала. Алар бу киемнәрдә чыгыш ясарга өлгерә дә инде.
«Хәзер күп бәйрәмнәр үсеп килүче буында ватанпрвәрлекне тәрбияләүне күздә тотып оештырыла. Без балалар иҗат йортында шундый рухта узган бер чарада катнаштык. Аннары мәктәпкәчә яшьтәге малай-кызларыбыз, диңгезчеләр киемнәрен киеп, Хәрби-диңгез флоты көнендә Дан аллеясында марш атлады. Укытучыларның август киңәшмәләре башлангач та, ачылыш тантанасында катнашабыз. 9 Майда да әлеге киемнәрдән чыгыш ясауны максат итәбез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз