news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матакта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Базарлы Матакта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Фото: Нәзилә Шиһапова

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе кысасында Әлки районы Базарлы Матак авылы мәдәният йортында район туры үтте. Анда «Хатын-кыз – ана», «Өченче буын герое», «Һөнәрем – язмышым», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык», «Хатын-кыз – әйдәман» номинацияләре бар иде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» хәбәр итә.

Беренче «Хатын-кыз – ана» номинациясендә Яңа Әнҗерә бистәсеннән Энҗе Гобәйдуллина җиңде. Ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү компекслы үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли, өлкәннәргә ярдәм итә - аларның хәлен белә, көнкүреш эшләрендә ярдәм итә, бәйрәмнәр белән котлый. Алар ире Илгиз белән бергә өч бала – бер малай, ике кыз үстерә. Энҗе камыр ризыклары пешерергә ярата, төрле спорт ярышларында катнаша.

Фото: Нәзилә Шиһапова

Людмила Калмыкова – «Өченче буын хатын-кыз герое» номинациясе җиңүчесе. Ул Иске Матак авылы мәдәният йорты котельные операторы булып эшли. Чигү белән мавыга.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең палата шәфкать туташы Сиринә Фәсахова «Һөнәрем – язмышым» номинациясендә җиңде. Сиринә ире Рәфис белән бергә ике кыз – Нәфисә һәм Нәргизәне үстерәләр. Алар төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. Бар хатын-кызлар кебек үк Сиринә Фәсахова да төрле ризыклар әзерләргә ярата. Ул кызлары белән бергә тамашачыларга җыр башкарды.

Фото: Нәзилә Шиһапова

Тагын бер номинация – «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык». Райондагы бар мәдәни чаралар да әлеге хатын-кыз катнашуыннан башка узмый. Кыскасы, Любовь Борисованың сәхнәдә булуына 30 ел вакыт үтте инде. Бүгенге көндә Любовь Аркадьевнаны район мәдәният йорты хореографы буларак беләләр. Ул бик күп биючеләрне әзерләде, аңарда шөгыльләнүчеләр районның бар чараларында, читтәге төбәкләрдә дә чыгыш ясыйлар.

«Хатын-кыз – әйдәман» номинациясендә бердәнбер катнашучы һәм җиңүче дип табылучы ул – Чуаш Кичүе мәктәбе директоры Фәния Зәйдуллина. Кешенең киләчәге балачактан ук программалаштырыла, дип әйтәләр. Киләчәктә нинди һөнәрне сайлавын белү өчен, аның балачакта нәрсә белән шөгыльләнүенә игътибар итәргә кирәк. Ә Фәния Зәйдуллина балачакта диванга курчакларын утыртып, алар белән укытучы һәм укучылар булып уйнаган.

Фото: Нәзилә Шиһапова

Бәйгедә катнашучы һәркем өчен җанатарга хезмәттәшләре, туганнары, балалары, дуслары килгән иде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Бәйге җиңүчеләре диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100