news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матакның Яңа урамында спорт мәйданчыгы ачылды

Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Миндубаев балаларга баскетбол туплары бүләк итте.

Базарлы Матакның Яңа урамында спорт мәйданчыгы ачылды

(Әлки, 3 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак бистәсенең Яңа урамында спорт мәйданчыгы ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу тантанада Татарстанның спорт министры урынбасары Айрат Әхмеров, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, шул җирдә яшәүчеләр, мәктәп укучылары, яшь баскетболчылар катнашты.

"Район үзәгендә моңарчы 4 төп спорт мәйданчыгы бар иде. Алар үсмерләрнең яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнү, аралашу урынына әйләнде. Бүген менә тагын бер мәйданчыкны ачабыз. Авылның бу өлешендә балалар шөгыльләнерлек урын юк иде, бу җитешсезлекне дә бетердек", –диде Илнур Юсупов.

"2013 елдан бирле Татарстанда спорт мәйданчыклары төзүгә кагылышлы программа эшләп килә. Сезнең районда аның ярдәме белән 20 мәйданчык төзелде. Балалар кечкенәдән спорт белән дуслашсын, алардан республика данын якларлык осталар үсеп чыксын иде", - диде министр урынбасары Айрат Әхмеров.

Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Миндубаев балаларга баскетбол туплары бүләк итте. Өч катлы йортта яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясап, Гөлнара Мәрдиева республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен әйтте.

Шуннан соң спорт мәйданчыгы ишегендәге тасма киселде, үсмерләр яңа объектны “котлап”, баскетбол уенын башлап җибәрделәр. Болай булса, мәйданчык һич буш тормас, үсмерләрнең күңелен тиз арада яулар да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100