news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Базарлы Матак үзәгендә, ике бәйрәм уңаеннан, ярминкә була

Ул якшәмбегә билгеләнгән

 (Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 22 февральдә Базарлы Матак үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православиелеләрнең “Май чабу” бәйрәме уңаеннан, ярминкә үткәрелә.

Ярминкәдә терлек һәм кош-корт ите, ит эшләнмәләре, сөт ризыклары сатылачак. Шулай ук терлек азыгы, бөртек, ак он, көрпә, ярмалар, агач материаллар, утын һ.б. төр продукция сату оештырылыр дип көтелә.

Май чабуны кайнар коймактан башка күз алдына да китереп булмый. Ярминкәдә коймагы да, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары да булачак, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot