Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Базарлы Матак мәктәбендә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены булды
20 апрельдә Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбе базасында «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы үтте. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетсы яза.
«Аҗаган 2.0» уенын «Беренчеләр хәрәкәте» оештырды. Анда катнашучылар башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләре һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ала.
Әлеге чарада урта яшьтәге һәм югары сыйныф укучылары катнашты. Уеннар белем бирү һәм спорт чараларыннан тора. Ул укучыларга үзләрен күрсәтү, гомуми эшне бергә башкару, уртак җиңү өчен дисциплинаны саклау кирәклегенә тирәнтен төшенергә ярдәм итә.
Яшь ватанпәрвәрләрне чара башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде. Ул укучыларга үз Ватаныңны яратырга кирәклеген ассызыклап, мәктәп тормышында, җәмгыять эшләрендә актив, беренче, әйдәман булырга тырышуны теләде.
Уенда 12 команда ярышты. Зурлар арасында җиңүче дип Базарлы Матак урта мәктәбенең яшь армиячеләре табылды, 2 нче урынны – Чуваш Борнае мәктәбе, 3 нче урынны Түбән Әлки мәктәбе яулады. Уртача яшьтәгеләр арасында беренчелекне Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең Дмитрий Чуманов исемендәге отряды алса, 2 нче урын Базарлы Матак мәктәбенең «Оркестр-2» командасына бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз