news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак мәктәбе укучысы V Бөтендөнья фестиваль-конкурсында призер булган

Базарлы Матак мәктәбе укучысы V Бөтендөнья фестиваль-конкурсында призер булган
Фото: https://alki-rt.ru

Апрель аенда Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлыгы булган балалар һәм укытучы-остазларның V Бөтендөнья фестивале-конкурсы финалистлары ярыша һәм җиңүчеләрнең Гала-концерты үтә. Әлеге бәйгедә Әлки районы кызы – Базарлы Матак мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Әминә Исхакова да катнашып, призер була. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

Башта «Мин булдырам! Иҗадилыкның чиге юк» бәйгесенең сайлап алу туры үтә. Моның өчен мәдәният институты комиссиясенә иҗади чыгышлар белән видео җибәрү сорала. Әлки районының «Кайгырту» балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү хезмәте белгечләре районнан биш сәләтле баланың чыгышларын юллый. Шулар арасында Әминә башкарган бию дә була.

«Кызым бию белән дүртенче елын шөгыльләнә. Кечкенәдән биергә яратуы, моңа теләге барлыгын күреп, беренче сыйныфта укыганда да ук аны Базарлы Матакның мәдәният йортындагы Любовь Борисова җитәкчелегендәге «Непоседы» түгәрәгенә биргән идем. Ялгышмаганмын: төрле биюләрне яратып өйрәнә, иптәшләре белән бергә районда узган күп кенә чараларда теләп чыгыш ясый ул», – ди кызның әнисе Гүзәл Рафаэль кызы.

Нәтиҗәдә, Әминә читтән торып узган бәйгедә районнан катнашкан башка малай-кызлардан югарырак бәя алып, финалга үтә. Биредә Россиянең 56 төбәгеннән 500 бала үзенең иҗади эшен юлласа, шуларның 170 сенә зур сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмая.

Бәйге Казанда өч көн дәвамында төрле номинацияләр буенча үтә. Әминә Исхакова аның «Хореография иҗаты» дип исемләнгәнендә катнашып, мишәр биюен башкара. Ачык сары төстәге татар милли киемнәре, башына калфак, аягына ап-ак читекләр киеп, сәхнәдә бөтерелә ул. Киемнәрне исә аңа районның Балалар иҗат йорты тәкъдим итә.

Әлеге чара ел саен үткәрелә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да үзләрен күрсәтү, сынап карау, Татарстан башкаласы сәхнәсендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Ул әлеге балаларның үз-үзләренә булган ышанычларын арттыра, үзбәяләрен күтәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100