news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильле белем үзәге эшли башлый

Кабинетларга миллион сумнан артык бәягә төшкән җиһазлар кайтарылган.

Базарлы Матак мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильле белем үзәге эшли башлый
alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-rayonyny-bazarly-matak-urta-mktbend-byel-sesh-noktasy-tsifrly-m-gumanitar-profille-belem-zge-eshli-bashlyy

(Әлки, 2 август, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матак мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән федераль проект нигезендә зур үзгәрешләр кертелә. Бу “Заманча мәктәп” проекты кысаларында туган юнәлеш.

Районда иң күп бала белем алган Базарлы Матак мәктәбе (бу уку елында биредә 620 бала укыячак) быел әлеге программага кертелде. Аның нигезендә мәктәпнең информатика, технология, ОБЖ (тормыш иминлеге нигезләре), шахмат белеме бирү кабинетлары ясала, ремонтлана. Алар Россия Мәгариф министрлыгының бердәм үрнәге буенча бизәлә, җиһазландырыла.

Базарлы Матак мәктәбендә “Строитель и К” җәмгыяте дүрт кабинетта ремонт үткәргән. Анда инде бизәү эшләре генә калып бара. Төзүчеләр бигрәк тә ОБЖ дәресләре уза торган бүлмәләрдә күп эшләр башкарганнар. Бу аерым бинаның керү ишекләре алыштырылган, агач идәннәр сүтелеп, берничә йөк машинасы ком түшәлеп бетон идәннәр ясалган, стеналар тигезләтелгән, буялган, түшәмнәре агартылган.

Кабинетларга миллион сумнан артык бәягә төшкән җиһазлар кайтарылган. Монысы да “Үсеш ноктасы” программасы нигезендә эшләнгән.

Бу көннәрдә “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев мәктәпнең уку кабинетларында тагын нинди эшләр башкару зарурлыгын билгеләгән планерка үткәрделәр. Әлеге эшлекле сөйләшүдә муниципаль район советының биредәге ремонт эшләрен контрольдә тотучы “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100