news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак мәктәбе укучылар үзидарәсе командасы республика бәйгесендә җиңүгә иреште

Җиңүчеләр диплом-бүләкләр алып кайтты.

Базарлы Матак мәктәбе укучылар үзидарәсе командасы республика бәйгесендә җиңүгә иреште
alki-rt.ru/

 (Әлки, 17 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучылар үзидарәсе командасы республика бәйгесендә җиңүгә иреште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Базарлы Матак мәктәбендә укучылар үзидарәсе актив эшләп килә. Балалар кечкенәдән үк җәмәгать эшләрендә катнашырга, мөстәкыйль карарлар кабул итеп, аларны үзләре үк тормышка ашырырга, бердәмлеккә өйрәнеп үсәләр.

Әле генә мәктәпнең “Огонки” укучылар узидарәсе “Бердәм команда бул” (“Стань Одной Командой”) республика бәйгесенең финал ярышларында үзләрен күрсәтеп кайттылар. Башта бәйгенең читтән торып үткән өлешендә 240 мәктәп арасында иң яхшы 20 мәктәп исемлегенә эләктеләр.

Ә Казандагы “Костер” лагерында өч көнгә сузылган финалда авыл мәктәпләренең барысын да җиңделәр, республика мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булдылар. 

Җиңүчеләр диплом-бүләкләр белән әйләнеп кайтты. Лилия Садыйкова лауреат дипломына, укучылар узидарәсе эшчәнлеген җайга салучы белгечләр арасында икенче дәрәҗә дипломга, Гүзәл Закирова шулай ук лидер буларак һәм видеоролигы белән дипломнарга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100