news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак гимназиясе укучылары Кара диңгезгә ял итергә бушлай юллама алган

Әлки районы Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак укучылары Кара диңгез ярына бушлай юлламаларга лаек булган. Алар бүләккә «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында катнашып лаек булган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»ндә Алия Шәйхетдинова яза.

Әлеге бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата-аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.

Бәйге турында ишеткәч: «Бар яктан да актив, укуда да көчле сыйныф», дип 8 «А» сыйныфын бәйгегә сайлап алалар. Ата-аналар да, укучылар да конкурста катнашырга ризалаша.

Конкурс 3 этапта үтте: «Безнең күңелле дус сыйныф» дигән визит карточкасы, иҗади проектны яклау, «Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү» дигән иҗади номер. Һәр этапка бары 5 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә сыйныфның һәм ата-аналар комитеты эшен күрсәтеп өлгерергә кирәк иде.

«Тату сыйныф серләре» бәйгесенең ярымфиналы Чаллы шәһәрендә узды. Анда республиканың 13 командасы җыелды. Безнең команда барлык биремнәрдә дә бердәмлеген, артистлык сәләтен күрсәтте һәм тату сыйныф серен ачты.

«8 нче «А» сыйныфы ярымфиналда уңышлы чыгыш ясавы өчен, Кара диңгез ярына бушлай юлламаларга лаек! Сыйныфыбызның барлык укучылары да сыйныф җитәкчесе белән «Глобус» лагерына, Анапага ял итәргә бара», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100