news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Базарлы Матак авылында яңа төзелә торган «Өмет» мәчете янында зур бәйрәм булды

Базарлы Матак авылында яңа төзелә торган «Өмет» мәчете янында зур бәйрәм булды
"Әлки хәбәрләре"

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа төзелә торган "Өмет" мәчете янында Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан олуг бәйрәм узды.  Аны шул мәчет каршында бер төркем мөселманнар өештырды.

Бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек Айдар Шәйдуллин котлады. Аннан кунакларны мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башка имамнар котлады. Сәхнәдән Корьән сурәләре яңгырады. Аннан бар халык сый-нигьмәтле табыннар янына чакырылды. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Биредәге мәйданда балалар куңел ачсын өчен шартлар булдырылган иде. Биредә ярышлар, уеннар, бәйгеләр күп булды. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot