news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты
"Әлки хәбәрләре"

Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйды.  Шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, берничә көндә алар 10 мең төп петуния үсентесе утыртты.

Үсентеләрне Нурлаттагы чәчәк базасыннан алып кайттылар. Төрле  төстәге чәчәкләр хәзер Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исемен йөрткән урамны, Ленин урамындагы җәяүлеләр бульварын, шулай ук Совет урамындагы аллеяны бизи. Чәчәкләр белән стела һәм обелисклар яннарын бизәү турында да онытмадылар. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Урамнарны яшелләндерүдә муниципаль хезмәткәрләргә үзәк китапханә, С.Лисенков исемендәге музей, балалар бакчалары, «Алинә» спорт комплексы коллективлары булышкан. Крайнов урамында яшәүчеләр дә читтә калмаган, алар да үсентеләр утыртышкан. Бигрәк тә Наталья Бухарова, Ирина Удальцова һәм Шамил Хәсәновлар гаиләләре тырышкан.

«Быел район үзәге күпкә матуррак булыр. Шулкадәр сандагы чәчәкләрне әле беренче тапкыр утыртабыз. Петунияләргә су сибү өчен шофер Наил Хәмәтшин система ясады. Әмма шуны да әйтик: авылда яшәүчеләр үзләре дә үсентеләргә карата игътибарлы, сакчыл булсыннар иде», – диде җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100