news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Язгы Печән базары»на керү өчен теркәлү узу мәҗбүри булачак

«Язгы Печән базары»на керү өчен теркәлү узу мәҗбүри булачак
Фото: © «Татар-информ»

Быел 26 апрельдә узачак «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырыла. Бәйрәмнең гала-концерты Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында, ә сату рәтләре бинаның эчендә – фойеда урын алачак. Маркетка керү ирекле, ләкин теркәлү мәҗбүр ителә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов аңлатуынча, бу – куркынычсызлык максатларында театр таләбе.

«Теркәлү узу – театр таләбе, маркетка кергән җирдә безнең волонтерларыбыз торачак, алар ярдәм итәргә әзер. Олы яшьтәге кешеләргә, теркәлү узуда кыенлыклар белән очрашучыларга безнең волонтерлар ярдәм итәчәк. Кемнәр теркәлә алмаган, аны урында ясау мөмкинлеге дә булачак», – дип аңлатты ул.

Чарага әлеге сылтама аша теркәлә аласыз

  • «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
news_right_1
news_right_2
news_bot