news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базар сәүдәсе заманлаша

Базар сәүдәсе заманлаша

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Киләсе елның 1 гыйнварыннан Казанның тарихи үзәге территориясендә, ә 1 июньнән шәһәрнең барлык территориясендә дә стихияле базар сәүдәсе тыялачак. Шәһәр башлыгы шундый карар кабул иткән.

Шәһәр хакимияте базар эшләрен тәртипкә салу буенча әллә ничә тапкыр документлар кабул итте, ә алар Казанда - 36. Аерым алганда, "2004-2008 елларда Казанның кулланучылар хезмәте базары үсеше" шәһәр программасы гамәлгә куелу нәтиҗәсендә, башкала урамнарында ачык һава астында стихияле палатка һәм сәүдә нокталары сизелерлек кимеде. Шәһәрнең сәүдә, җәмәгатьчелек туклану һәм кулланучылар хезмәте идарәсендә санкцияле булмаган сәүдәдән цивилизацияле сәүдәгә адым ясалды, дип саныйлар. Әгәр узган ел Казан базарларында гомум тауар әйләнешеннән 28,2 процент продукция сатылса, хәзер - 25. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә 23,8 процент. Әлеге факт башкала халкының цивилизацияле сәүдәгә караганда стихиялене кулай күрүен аңлата. Шәһәр башлыгының соңгы документы 2005 елда Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләүгә нигезләнгән, ә бу стихияле сәүдә нокталары бөтенләй бетерелергә тиеш дигәнне аңлата. Документ гамәлгә керү нәтиҗәсендә, җәмәгатьчелек туклану, кулланучылар хезмәте һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә дә тәртип салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100