news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

База дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан белән Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы башланды

Республикада имтиханнарны вакытыннан алда 339 кеше тапшыра

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген иртәнге 10да Казанның Авиатөзелеш районындагы 37нче гимназиядә урнашкан имтихан үткәрү пунктында база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ башланды. Ул илдә 21 марттан 23 апрельгә кадәр узачак БДИны вакытыннан алда тапшыру этабын ачты.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстанда  бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны бер дәрәҗәдә саклана - быел алар республиканың 19 берәмлегеннән - Азнакай, Алексеевск,  Апас, Арча,Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары, Казан каласыннан - 339 кеше. Алар БДИны 14 фән буенча тапшырачак. "Бигрәк тә рус телен сайлаучылар күп (аны 183 кеше тапшырырга җыена), профиль дәрәҗәсендәге математиканы 124, җәмгыять белемен 129, биологияне 65, тарихны 64, физиканы 59, химияны 41 кеше тапшырачак", - дип белдерде М.Мөхәммәтов. Бүгенге база дәрәҗәсендәге матматикадан имтиханны 13 кеше тапшырырга тиеш. 23 мартта информатика һәм ИКТ буенча БДИ узачак, аны 14 кеше тапшырырга ниятли. Тарих фәненнән имтиханны 64 кеше бирә. Иң күп сайланган рус теле буенча БДИ 25 март көнне була. БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында бер имтихан үткәрү пункты эшләячәк. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан 3 сәгать дәвам итә.                  

news_right_1
news_right_2
news_bot