news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Байтик” компьютер лагере яшь программистларны җыя

Агымдагы елның 2-7 мартта “Байтик” компьютер лагере базасында информатика белән кызыксынучы 9-11 сыйныф укучылары арасында укулар уза

(Казан, 15 февраль , “Татар-информ”). Агымдагы елның 2-7 мартта “Байтик” компьютер лагере базасында информатика белән кызыксынучы 9-11 сыйныф укучылары арасында укулар уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми хәбәрләренә караганда, әлеге смена программистларның XIV республика конкурсы кысаларында иҗат активлыгын үстерү һәм укучыларның һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатында оештырыла. Анда лекцияләрне һәм гамәли дәресләрне вуз укытучылары һәм Мәгарифтә информацион технологияләр үзәге белгечләре алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot