news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байсар кызы - бронза медаль иясе

Чехиядә хатын-кызлар арасында дөнья чемпионаты тәмамланды

 (Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Чехиядә 18 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Россия командасы үз тарихында беренче тапкыр призлы урынга күтәрелеп, бронза медаль яулады. Чехларны 5:1 исәбе белән тар-мар итүдә Актаныш районы Байсар авылы кызы Лиана Ганиеваның да өлеше зур. Ул бу турнирнын иң яхшы сакчысы булып танылды, дип белдерә “Актаныш таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot