news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлар Сабасының “Тимерхан” хоккей командасы Төнге лигада "Өмет кубогы" алды

Татарстан хоккейчылары финалда 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Байлар Сабасының “Тимерхан” хоккей командасы Төнге хоккей лигасының "Өмет кубогы" иясе булды. Финалда Илдус Имамиев тәрбиясендәге спортчылар 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.

Кубок өчен хәлиткеч матч Бөтенроссия хоккей фестивале кысаларында Сочида узды.

  • Хоккей. Бөтенроссия хоккей фестивале финалы. Өмет лигасы. Финал. “Тимерхан” (Байлар Сабасы, Татарстан) – “Ледокол” (Архангельск) – 5:1 (1:0, 3:0, 1:1). Алкаларны аттылар: Нуриев (19’, 1:0), Йосыпов (21’, 2:0), Галимов (28’, 3:0), Данилов (33’, 4:0), Загурский (53’, 5:0), Фәйзрахманов (58’, 5:1).  Штраф: 2 – 8

news_right_1
news_right_2
news_bot