Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән
38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәете янгын калдыкларын актарганда табылган.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә, 2 декабрьдә, 22 сәгать 5 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакырту бердәм номерына Байлар Сабасында Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр кергән.
22 сәгать 8 минутта янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны төтен баскан булган. 22 сәгать 25 минутта янгын тулысынча сүндерелгән.
Янгын калдыкларын актарганда 38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз