news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлар Сабасында Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XV мемориал башланды

Ярышларда республика районнары һәм Россия төбәкләреннән 263 спортчы катнаша

(Байлар Сабасы, 19 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген ТРның Саба районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан спорт комплексында РСФСР, Татар АССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XV мемориал башланды.

Ярышлар 18-20 мартта уза. Бүген турнир Россия Президенты ярдәмчесе, Халыкара өстәл теннисы федерациясе президент советы әгъзасы, Россия Олимпия комитеты вице-президенты Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнар Айдельдинов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашында ачылды.  

Ачылу тантанасы Ростов-Донда авиаһәлакәттә үлүчеләр истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.  

"Бу турнирга Россия Федерациясенең иң яхшы теннисчылары, Россия җыелмасы әгъзалары килү - сөенечле күренеш. Бүген аларның уеннарын карарга була, ә тиздән алар Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарында катнашачак", - дип билгеләп үтте тантанада Игорь Левитин.    

 Рөстәм Миңнеханов спортчыларны турнир ачылу белән котлады һәм, Татарстан өчен мондый чемпионатны кабул итү зур мәртәбә, дип ассызыклады. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм зур җиңүләр теләде.     

Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады, аннары теннисчылар ярышларга кереште.

 

Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.       


 

news_right_1
news_right_2
news_bot