news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлангарда мәчет ачыла

Кукмара районы газетасы шушы вакыйга тантанасына чакырып, игълан таратты

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмара районы Байлангар авылында 11 сентябрь көнне сәгать 11нче яртыда мәчет ачылу тантанасы була.

“Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне Байлангар авылының зурайтып яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!” – дип чакыра Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы.

Искәртеп үтәбез: Казан ханлыгы чорыннан билгеле әлеге авылның мәчет бинасы эшләренә авылдашлар, якташлар бергәләп кушылып, имам Габделфәрт хәзрәт белән бергә былтыр керешкән иделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot