Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Байкал татарлары хакында китап дөнья күрде
Китап өчен материаллар туплауда галимнәр, журналистлар, милли-мәдәни автономия активистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары зур өлеш керткән.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Байкал якларында яшәүче татарлар хакында "Татарлар Байкалда: иҗтимагый оешма барлыкка килү тарихынан милли-мәдәни автономия үсешенә" ("Татары на Байкале: от истории и становления общины к развитию национально-культурной автономии") дип исемләнгән китап дөнья күрде.
Әлеге басмада Байкал яны һәм Байкал аръягында яшәүче татарларның хун-төрки вакытыннан алып, XIX - XXI гасырларга кадәр булган тарихы, демографиясе, мәдәни гореф-гадәтләре тасвирланган. Бурятия татарлары милли-мәдәни төбәк автономиясенең телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшчәнлеге хакында бай мәгълүмат бирелгән.
Байкал яны һәм Байкал аръягында яшәүче татарларның күпчелегенең тамырлары Идел-Урал төбәгенә барып тоташа. Алар бирегә заводлар төзү, яңа җирләрне үзләштерү вакытында килеп урнашкан.
"Бурятия татарлары тарихын без бөртекләп җыйдык дисәң дә була. Күп кенә язма документлар югалган, шәхси архивлар да сакланып калмаган, сугыш һәм хезмәт ветераннарының күпчелеге арабызда юк", - ди милли-мәдәни автономи җитәкчесе Саҗидә Бататова.
Аның сүзләренчә, китап өчен материаллар туплауда галимнәр, журналистлар, милли-мәдәни автономия акивистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары зур өлеш керткән. Басмада аларның хатирәләре, интервьюлары белән дә танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз