news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байкал арты краенда берничә солдат һәм офицерны атып үтергән Шәмсетдинов гафу үтенде

Солдатның хаты социаль челтәрләрдә дөнья күргән.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Байкал арты краенда бергә хезмәт итүче берничә солдат һәм офицерны атып үтергән Раил Шәмсетдинов халык алдында гафу үтенде. Рамилнең кулдан язылган хаты социаль челтәрләрдә дөнья күргән.

«Үземне тыеп кала алмыйча соңгы адымга барганым өчен гафу үтенәм, әмма минем башка юлым юк иде. Һәлак булган солдатларның гаиләләренә килгән кайгыны чын күңелдән уртаклашам һәм әгәр булдыра алсагыз, мине гафу итүегезне үтенәм», - дип яза Шәмсетдинов.

Солдатның адвокаты Руслан Нагиев хатның чын булуын раслаган. Бу Шәмсетдиновның халык алдында әле беренче тапкыр белдерү ясавы – моңа кадәр Рамилнең сүзләрен аның яклаучылары, яки әтисе тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100