Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә
Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә, ә аларны ачылышы Россия мөселманнарының зур бәйрәменә багышлана.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чита шәһәрендә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов Байкал аръягы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов белән очрашуда Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар хакында сөйләштеләр.
Дин эшлеклесе төбәк башлыгына Идел буе Болгар дәүләте халыклары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төбәктәге чаралар планын тәкъдим итте һәм аның ярдәменә өметләнүен әйтте. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Байкал аръягы краеның мөселман җәмгыяте чаралар планын әзерләгән. Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә, ә аларны ачылышы Россия мөселманнарының зур бәйрәменә багышлана.
Читаның Җәмигъ мәчете комплексында «Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты» мәдәни мирас һәйкәле реставрацияләнәчәк.
Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте край хөкүмәте һәм шәхсән губернатор Александр Осипов ярдәме белән якын арада архитектура һәйкәлен реконструкцияләү проектын әзерләүгә керешә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз