news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байкал аръягы крае Диния нәзарәте Якутиядәге янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәк

Байкал арты крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Сәлахов бу юнәлештә актив әзерлек эшләре алып барылуын искәртте.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы (Байкал аръягы мөхтәсибәте) Якутиядәге янгыннардан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзерләнә. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Сәлахов бу юнәлештә актив әзерлек эшләре алып барылуын искәртте. «Бу көннәрдә Якутиядә урман янгыннарына бәйле бик катлаулы вазгыять урнашты. Барлык көчләр һәм чаралар ут белән көрәшүгә җәлеп ителгән. Янгыннар республиканың күп кенә районнарына җитди зыян китергән. Байкал арты крае Иҗтимагый палатасы зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыкты. Иҗтимагый палата әгъзалары тарафыннан җыелган акчага дарулар, гигиена чаралары, беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алынды һәм зыян күрүчеләргә озатылды. Хәзерге вакытта Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте Якутиядәге янгыннардан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен финанслар эзли. Якын көннәрдә моны гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100