news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Байгал» фильмы Уфада «Көмеш Акбүзат» халыкара кинофестивалендә катнашачак

«Көмеш Акбүзат» милли, этник һәм мотивацион кино фестивале 24 – 27 август көннәрендә Уфада уздырыла.

«Байгал» фильмы Уфада «Көмеш Акбүзат» халыкара кинофестивалендә катнашачак
Рамиль Гали

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда төшерелгән «Байгал» фильмы «Көмеш Акбүзат» халыкара кинофестивалендә катнаша. Аның программасы кинофестиваль сайтында урнаштырылган.

«Көмеш Акбүзат» милли, этник һәм мотивацион кино фестивале 24 – 27 август көннәрендә Уфада уздырыла. Программага Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән 48 фильм кертелгән. Фестиваль Булат Йосыповның БАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Беренче республика» фильмы белән ачыла.

Жюрины Россиянең халык артисты Сергей Шәкүров җитәкли. Кунак буларак “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова да чакырулы.

Фестиваль кунаклары арасында быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы булган Сәлим Байтактар да бар. Аны телетамашачы “Великолепный век” фильмындагы Сөмбел ага роле аша таный.

  • “Байгал” фильмының режиссеры – Илдар Ягъфәров. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильм “Кинотавр” халыкара фестиваленең махсус призына лаек булды, Казан халыкара мөселман кинофестивалендә “Иң яхшы оператор эше” номинациясен һәм Казан шәһәре мэры призын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot