news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча республика ярышлары старт алды

Бүген Казанда ишү сезоны ачылды

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда ишү сезонына старт бирелде. Тантаналы чарада спортчыларны ТР экология һәм табигый байлыклар министры, ТР байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясе президенты Артем Сидоров, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов, “Нэфис косметикс” генераль директоры Роман Пивков һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Павлов сәламләде, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.

“Бүген без яңа ишү сезонын ачабыз, - дип чыгыш ясады сәламләү сүзе белән Артем Сидоров, - безнең ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган”. Шулай ук федерация президенты быелгы стартларның ТР укучылары спартакиадасының беренче сайлап алу этабы булачагын искәртте.

Ярышлар программасында 200 м, 500 м һәм 1000 м дистанцияләрендә байдаркалар һәм каноэда, шулай ук “Дракон” ишкәкле көймәләрендә ишү каралган. Ярышларда барлыгы 4 командага тупланган 159 ишкәкче катнашачак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot