news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баянчы Рамил Курамшин: Үзем язган әсәрләрне радиоларда да куйсыннар иде

«Ишеттерсеннәр иде шушы язмаларны. Радиодан яңгырамагач, кеше дә белми, тыңламый», - диде музыкант.

Баянчы Рамил Курамшин: Үзем язган әсәрләрне радиоларда да куйсыннар иде
Владимир Васильев

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин татар телле радиоларга мөрәҗәгать итеп, үзе язган әсәрләрне куюларын сорады.

«Радиолардан җырларымны ишетәсе килә, җырларымны башка җырчылар җиренә җиткереп башкарса, сөенер идем. Баянда уйнаган язмаларым бар, аларны әйтмим дә. Ишеттерсеннәр иде шушы язмаларны. Куймыйлар бит. Радиодан яңгырамагач, кеше дә белми, тыңламый», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Рамил Курамшин җырлар, баян өчен әсәрләрне яза башлау тарихын да сөйләде.

«Музыка училищесында укыган елларда ук инде мине «бер зур күләмле әсәрне оркестр белән бергә уйныйсы иде» дигән уй-хыял биләп алган иде. 1975 ел башында шушы хыялны Рөстәм Яхинга әйттем. Рөстәм абый тыңлап торды да: «Рамил энем, син бит үзең дә баян өчен әйбәт кенә әсәрләр язасың. Тырышып кара! Миңа калса, бу эшне дә үзең үк булдыра алырсың», – диде. Композиторныӊ җылы сүзе миндә ышаныч тудырды, һәм мин, тәвәккәлләп, эшкә тотындым», - диде ул.

Рамил Курамшин музыка училищесында укыган елларында ук баян өчен пьесалар язуын һәм шуларны радио студиясенә барып, яздыруын әйтте. «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләрем баянчылар арасында зур популярлык казанды», - ди ул.

«Мин бит гел уйнап тордым. Уйнаганда фантазия дә эшли, башка матур көйләр килә. Аны вакытында теркәп куярга кирәк, алайса онытыла. Баян өчен әсәрләр язу эшенә чумдым мин. Караламаларым бик күп. Аны аннан-моннан гына эшләп булмый. Үзебезнең музыкантлар, теге яки бу әсәремнең чыкканын күреп, гел хуплый иде. «Начар» дигәннәре булмады», - диде композитор.

Музыкант 1975 елда «Баян белән оркестр өчен концертино» дип аталган әсәрнең клавирын тәмамлый. «Соңрак оркестр өчен партитурасын яздым. Баянда уйнау өчен язылган беренче зур күләмле әсәрем иде бу. Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры белән берлектә бу әсәремне радио һәм телевидение фондына яздырдым. 1980 еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең 1нче һәм 2нче программаларында күрсәтелде», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100