news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баянчы Кирам Сатиев үзенең иҗат кичәсенә чакыра

Баянчы Кирам Сатиев үзенең иҗат кичәсенә чакыра

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 30 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында Татарстанның атказанган артисты, С.Туишев исемендәге конкурс лауреаты, баянчы Кирам Сатиевка 50 яшь тулу уңаеннан “Ак баян” дип исемләнгән кичә була. Концертта Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестры, шулай ук җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар катнашачак. Кичәдә К.Сатиевның “Баян һәм оркестр өчен концерт” дигән әсәренең премьерасы һәм аның иҗатына багышланган “Ак баян” дип исемләнгән китап тәкъдир ителәчәк.

Күптән түгел К.Сатиевның юбилее уңаеннан “Ак баян” дип аталган китап дөнья күргән иде. Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчыга багышланган әлеге хезмәт ике өлештән тора. Аның беренчесендә И.Шакиров, Ә.Афзалова, М.Яруллин, Р.Батулла, Р.Миңнуллин, М.Имашев, Р.Халитов, Р.Курамшин, З.Мәхмүтов, М.Макаров, Ф.Гыйльметдинов, Н.Әхмәдишина (К.Сатиевның класс җитәкчесе) кебек татар зыялыларының баянчы иҗатына бәяләмәләре, ә икенче кисәктә исә юмор остасы буларак танылган К.Сатиевның юморескалары, кыска хикәяләре һәм истәлекләре урын алган. Моннан тыш китапта баянчының әти-әнисе, гаиләсе һәм иҗатташ дуслары белән төрле елларда төшкән фоторәсемнәре дә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100