news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады

Баянчы композиторларга ноталарын язып, Россия авторлык җәмгыятендә теркәсеннәр иде, дигән киңәш бирде.

Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, - ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, - диде ул.

“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, - диде музыкант.

Айдар Вәлиев белән әңгәмәне "Интертат" сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100