news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бахрейнның дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән

Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән.

«Шушы көннәрдә безнең диссертация советы әгъзасы, Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхиның өч томлык монографиясен бастырачакбыз. Әлеге хезмәт татар дин галимнәренең остазлык чылбырын, ягъни кем кемнән белем алганын, өйрәнүгә багышланган», - диде Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Академия җитәкчесе сүзләренчә, чит ил галимнәренең татарлар мирасы белән кызыксынуы – мөһим факт. «Бу безнең мәгърифәтчеләренең мирасы чыннан да булганын, аның хәзерге заманда халыкара дәрәҗәдә кулланышка кертелүен күрсәтә», - диде Айнур Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100