news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Бәхет министрлыгы булдырырга тәкъдим иткәннәр

Россия халкының яртысыннан артыгы — 56 проценты — илдә Бәхет министрлыгы булдыру кирәклеген күрми. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенконың идеясен сораштыруда катнашучыларның 23 проценты гына хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруыннан шул күренә.

Яңа министрлык оештыруны хуплаучыларның 29 проценты «кешеләр — бәхетсез» дип белдерә, 8 проценты бәхет һәм уңай эмоцияләр җитәрлек түгел дип саный. Шул ук вакытта инициативага каршы килүчеләр бәхетне көйләү яки һәркемне шундый хисләр кичерергә мәҗбүр итү мөмкин түгел, дип ышана. Моннан тыш, аларның бер өлешенә яңа министрлык булдыру, шулай ук чиновниклар санын арттыру идеясе ошамый. Ә икенче өлеше хәл итүне таләп итүче башка проблемалар барлыгына игътибар итә.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге-консалтингы директоры Алексей Верижников әйтүенчә, теге яки бу законнарның кешеләрне ни кадәр «бәхетле итәчәген» билгеләүдә аерым бер параметрлар юк», — дип билгеләп үтә ул.

Респондентлар фикеренчә, кешеләр чыннан да бәхетле булсын өчен берничә чара күрергә: хезмәт хакларын һәм пенсияләрне арттырырга (28 процент), гражданнарның тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга (34 процент), шулай ук илдә икътисади проблемаларны хәл итәргә (18 процент) кирәк.

Сораштыруда илнең 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең кешесе катнашкан.

Ноябрь башында Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ашыгыч рәвештә гомуми бәхет турында закон кабул итәргә, ә вакыт узу белән Бәхет министрлыгы булдырырга чакырды. Берничә көннән соң ул моны шаярту дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100