Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бавариядә “Татарстан-эшлекле партнер” дигән бизнес-форум узды
Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов форумда төп чыгыш ясаучыларның берсе булган
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Бавариядә “Татарстан-эшлекле партнер” дигән бизнес-форум узды. Аның эшендә бу көннәрдә биредә визит белән булган ТР делегациясе катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов форумда төп чыгыш ясаучыларның берсе булган.
Анда катнашучыларга Татарстанның икътисади-сәүдә мөмкинлекләре презентацияләнгән. Бавариянең эшлекле даирә вәкилләренә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ тәкъдим ителгән. Форум кысаларында Татарстан һәм Бавария компанияләре вәкилләренең ике яклы очрашулары да узган. Моннан тыш, Татарстан делегациясе Нюренберг Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Урта Франкония җитәкчелеге белән очрашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз